Татарстанда быел 930 ятим балага торак бирергә җыеналар
Татарстанда 2023 елда 930 ятим баланы торак белән тәэмин итәргә җыеналар. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә республика Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы башлыгы Марат Айзатуллин сөйләде. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Хәзерге вакытка 47 бинага Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы белән ТР Дәүләт торак фонды арасында төзелә торган наем килешүләре имзаланган. Калган 883 объектта эш бара, аларның бер өлеше Татарстан Дәүләт торак фондының төзелә торган йортларында урнашкан.
Айзатуллин сөйләвенчә, Татарстанда барлыгы 2,479 млн кв. метр торак файдалануга тапшырылган, ягъни 2023 елга планлаштырылганның 80 проценты үтәлгән.
Иң югары күрсәткечләр шәхси торак төзелешендә күзәтелә. Гомуми мәйданы 1,3 млн кв. метрдан артык булган (планның 90 проценты) йортлар сафка бастырылган. Коммерцияле ипотека буенча 125 йортта һәм 28 социаль ипотека йортында эшләр тәмамланган.