Кулланучылар займнары буенча вакыты чикләнмәгән кредит каникулы турында закон имзаланды
2024 елның 1 гыйнварыннан кулланучылар займнары буенча кредит каникулларының вакыты чикләнмәгән булачак. Россия Президенты Владимир Путин шундый закон имзалады, документ рәсми хокукый мәгълүмат интернет-порталында урнаштырлган.
Моңа кадәр кредит каникулларын авыр тормыш хәлендә калучылар, әгәр гражданның бурычы хөкүмәт билгеләгән дәрәҗәдән артмаган булса, алты айга кадәр таләп итә ала иде. Автокредитлар өчен бу сумма 1,6 млн сум, калган займнар өчен 450 мең сум, ә кредит карталары өчен 150 мең сум тәшкил итә.
Россиядә мондый ярдәм чарасы вакытлыча 2020 елда, коронавирус пандемиясе вакытында, кертелде, ә аннары ул озайтылды. Киләсе елдан башлап кредит каникуллары даими рәвештә гамәлдә булачак.