Грециядә урман янгыннары сәбәпле җирле халыкны һәм туристларны эвакуациялиләр
20 меңләп кеше эвакуацияләнгән. Хакимиятләр моны ил тарихында янгын сәбәпле оештырылган иң зур эвакуация дип атады. Туристлар төнне һава аланында, вакытлыча яшәү урыннарында, хәтта урамда уздырган. Грециядә инде бер атна урманнар яна. Якшәмбе көнне янгыннар саны 64кә артып, 82гә җитте.