Питрәч районында кырда трактор янган, йөртүчесе зыян күрмәгән
Татарстанның Питрәч районында басуда трактор янган, дип хәбәр итте «Татар-информ»га шаһитлар.
Гадәттән тыш хәл «Агролакс»ҖЧҖ фирмасы территориясендә була. Йөртүчесе зыян күрмәгән.
Якынча мәгълүматлар буенча, янгын системалар, механизмнар һәм узеллар төзек булмаганлыктан килеп чыккан.