Түбән Камада контракт буенча хезмәткә чакыру пункты ачылды
Түбән Каманың Мәктәп бульвары, 2а йортында урнашкан кпфункцияле үзәктә контракт буенча хәрби хезмәткә чакыру пункты ачылды. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
Иреклеләр өчен медицина комиссиясен узарга уңайлы шартлар тудырылган. Хәрби хезмәткә 18 яшьтән алып, 60 яшькә кадәрге ир-атлар алына.Үзең белән паспорт, ИНН, белем турында документлар, хәрби билет, никах һәм бала туу турында таныклык, машина йөртү таныклыгы булырга тиеш. Белгечләр документларны рәсмиләштерүдә ярдәм итәчәк, шулай ук ташламалар турында да сөйләячәк.
Контракт имзалаган хәрбиләргә 195 000 сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү каралган. Хәрби хезмәткәрләр ай саен 204 000 сум акча алачак. Моннан тыш, хәрби хезмәткәр гаиләсе балалары югары уку йортларында бюджет урыннарына, һәр балигъ булмаган балага 20 мең сум күләмендә бердәм өстәмә түләүгә, кредит һәм салым каникулларына, балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә бушлай ашауга дәгъва итә ала.
Пункт көн саен 08:00 сәгатьтән алып, 15:00 сәгатькә кадәр төшке ашсыз һәм ял көннәрсез эшли.