Картаполов: Россиядә мобилизациянең яңа дулкыны планлаштырылмый
Россиядә мобилизациянең яңа дулкыны планлаштырылмый. Бу хакта «Газет.Ru»га Дәүләт Думасының оборона комитеты рәисе Андрей Картаполов мобилизациядән качкан өчен җинаять җаваплылыгы турындагы закон проектын шәрехләп белдерде.
«Бу бөтенләй үзара бәйләнмәгән. Эш шунда ки, без бу закон проектын узган көздә, әле өлешчә мобилизация барган вакытта әзерләдек. Ләкин озак вакытлар фикер алышу барды, тик шушы көннәрдә генә хөкүмәт комиссиясе аны хуплады. Бернинди яңа мобилизация көтелми», - дип аңлатты Картаполов.
Моңа кадәр Дәүләт Думасының оборона комитеты башлыгы «Парламент газетасына» хәбәр иткәнчә, мобилизациядән качкан өчен төрмә срогы турындагы закон проекты инде бу көздә каралуга кертеләчәк. Аның сүзләренчә, документ «вазгыятьне тигезләү» өчен гамәлгә куела, чөнки чакырылыш буенча хезмәттән качкан өчен җаваплылык бар, ә мобилизация буенча әлегә кадәр юк иде.
Мобилизациядән качкан өчен 500 мең сумга кадәр штраф яки биш елга кадәр иректән мәхрүм итү тәкъдим ителә.