Әлмәт районында 8 балалы гаиләдә игезәкләр дөньяга килгән
Әлмәт районының Кузайкино авылыннан Штурминнар гаиләсендә игезәкләр туган. Гаиләдә инде сигез бала тәрбияләнә. Бу хакта «Әлмәт таңнары» хәбәр итә.
Әлмәт үзәк район хастаханәсенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, авылда яңа туган балалар белән эшне шәфкать туташы Галина Нуждина алып бара. Ул Кузайкино участок хастаханәсендә 48 ел эшли. Аның карамагында 304 бала үсә.
Кузайкинода күп балалы 30 гаилә барлыгы билгеләп үтелә.