Уфада Гаян Локмановның рус телендә «Перед восходом солнца» дигән китабы басылып чыкты
Уфаның «Мир печати» нәшриятында Гаян Локмановның рус телендә «Перед восходом солнца» дигән китабы басылып чыкты. Аны русчага «Башинформ» агентлыгының әдәби редакторы Алик Шакиров тәрҗемә иткән. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы яза.
«Мин, тәрҗемәче буларак, шулай ук Гаян Локмановның барлык туганнары һәм аның иҗатын хөрмәт итүчеләр фронтовик язучының барлык әсәрләре дә рус телендә дөнья күрде дип зур канәгатьләнү хисе белән әйтә алабыз», - диде Алик Шакиров.
Искәртеп узабыз, әлеге роман дөнья күргәнче рус укучыларының Гаян Локманов иҗаты турындагы күзаллавы тулы булмас иде. «Перед восходом солнца» («Кояш чыгар алдыннан») романы – Гаян Локмановның яңа иҗади биеклеге, башкорт совет әдәбияты үсешен күрсәтә торган әсәр. Биредә 1912-1918 елгы вакыйгалар сурәтләнә.
Алик Шакиров әлеге зур һәм кызыклы әсәрнең барлык кискен борылышларын укучыларга мөмкин кадәр төгәл һәм сак бирергә омтылуын билгеләп үтте.