Илсур Һадиуллин: Казансу буенда «Укытучы скверы» ачылачак
Министр сүзләренчә, яңа сквер 2024 елга кадәр ачылырга тиеш.
Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Казанда Казансу елгасы буенда «Укытучы скверы» ачылачагын белдерде.
«Быел булмаса, киләсе елга Казансу буенда «Укытучы скверы» ачылачак. Эш башланып китте. Укытучыларга багышланган скверны мәктәп ишегалдында, яки 4 йортлы урамда түгел, ә халык күп йөри торган урында ясарга кирәк. Анда килгән бөтен кеше укытучыга рәхмәт әйтә алырлык булсын. Миллениум күпере янында зур мәйдан бар,» - диде Илсур Һадиуллин Республика мәгариф хезмәткәрләренең традицион август киңәшмәсе кысаларында узган милли мәгариф секциясе утырышында.