Чаллыда Сара Садыйкова исемендәге Концертлар залы директоры вазифасыннан вакытлыча киткән
Сара Садыйкова исемендәге Концертлар залы директоры Фәнил Салихов үз вазифасыннан киткән. «Челнинские известия» хәбәр иткәнчә, карар вакытлыча, һәм тиздән ул кабат учреждениене җитәкләячәк.
«Мине китә, дип каян алдыгыз? Кыска итеп әйтәм — шулай кирәк. Эшкә 1 сентябрьдә чыгарга планлаштырам», — дип аңлатма биргән ул үзенең китүе турындагы хәбәргә.
Исегезгә төшерәбез, Фәнил Салихов Концертлар залы белән 2004 елдан бирле җитәкчелек итә. 12 августта Фанил Салиховка 65 яшь тулды, диелә бу хәбәрдә.