Роскосмос: «Луна-25» автомат станциясе һәлакәткә юлыкты
Якынча исәпләүләр буенча, Россиянең «Луна-25» автомат станциясе һәлакәткә юлыккан. Бу хакта Роскосмос үзенең Telegram-каналында хәбәр итә.
«Луна-25» автомат станциясе белән элемтә кичә Мәскәү вакыты белән 14.57 сәгатьтә югалган. Моңа кадәр станциягә төшеп утырыр алдыннан эллиптик орбита формалаштыру өчен импульс бирелгән.
«Фактик параметрлардан читкә тайпылу нәтиҗәсендә аппарат Ай өслегенә килеп бәрелде һәм эшчәнлеген туктатты», - дип искәрттеләр дәүләт корпорациясендә.
«Луна-25» автомат станциясенең һәлакәткә юлыгу сәбәпләрен ачыклау белән махсус формалаштырыла торган ведомствоара комиссия шөгыльләнәчәк, дип билгеләп үттеләр Роскосмоста.
Җирнең табигый иярченен өйрәнү өчен ясалган «Луна-25» автомат станциясе 11 августта старт алды. Татарстан галимнәре әлеге миссия өчен Ай өслегендә навигация системасын булдырды.