21 августта Казанда «Игътибар – балалар!» кисәтү чарасы башлана
Казанда 21 августтан 10 сентябрьгә кадәр «Игътибар – балалар!» профилактик чарасы узачак. Аның максаты – балалар арасында юл-транспорт травматизмын кисәтү.
Фото: © «Татар-информ»
Шәһәр Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә, 2023 елның җиде аенда Казанда 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 81 юл-транспорт һәлакәте булган. Аларда 87 бала төрле тән җәрәхәтләре алган.
Ведомство мәгълүматлары буенча, август-сентябрь айларында балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләре арта. Әйтик узган елның шушы чорында балалар катнашында 19 юл-транспорт һәлакәте булган, бу – барлык аварияләрнең 23 проценты.
2023 елның 21 августыннан 10 сентябрьгә кадәр Казан автоинспекторлары, балаларны йөртү кагыйдәләрен бозу очракларын кисәтү максатыннан, автомобиль хуҗаларын тикшерәчәк. Балигъ булмаган балалар тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен кисәтү буенча акцияләр узачак. Кагыйдә бозган балалар турындагы мәгълүматны, алар белән кисәтү эшләре үткәрү өчен, белем бирү оешмаларына җибәрәчәкләр.