Рөстәм Миңнеханов Саба районында яңа биологик чистарту корылмаларын карады
Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Саба районында эш сәфәрендә булды. Башка обьектлар белән бергә, ул Байлар Сабасы территориясендә көнкүрештә агынты суларны чистарту өчен хезмәт итүче яңа биологик чистарту корылмаларын карады. Бу хакта республика җитәкчесе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Рөстәм Миңнехановны район башлыгы Рәис Миңнеханов һәм Татарстан Республикасының вице-премьеры – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров озатып йөрде.
Яңа чистарту корылмаларына резерв утильләштерү сыйфатында моңарчы булган лайлы мәйданчыклар алынган. Болар — 45×10 м зурлыктагы ике территория. Объекттагы барлык технологик процесслар автоматлаштырылган, корылмалар белән кулдан һәм автомат рәвештә идарә итү режимы каралган. Яңа чистарту корылмаларының җитештерүчәнлеге — тәүлегенә мең кубометр.
Районга сәфәре вакытында Татарстан Рәисе шулай ук Саба аграр көллиятенең яңа тулай торагы бинасын карады. Анда бүген 293 кеше белем ала. Тулай торак 173 урынга исәпләнгән. Исегезгә төшерәбез, Миңнеханов укучылар өчен тудырылган яңа шартларны югары бәяләде.
«Саба» индустриаль паркында цинкланган эшләнмәләр җитештерү заводы Татарстан Республикасы Рәисенең эш сәфәрендә мөһим нокта булды. Предприятиедә кайнар цинклау ысулы белән металл конструкцияләрне коррозиягә каршы саклау процессы башкарыла. Ул эшләнмәләрнең ныклыгын, хезмәт итү вакытын арттыра. Миңнеханов кайнар цинклауның технологик циклы һәм предприятиедә җитештерүчәнлекне алга таба үстерү планнары белән танышты.
Бүгенге көндә индустриаль паркта барлыгы 16 резидент эшли, алар 250 эш урыны булдырган. Шәхси инвестицияләр күләме якынча 2 млрд сум тәшкил итә.
Моннан тыш, республика җитәкчесе быел төзелгән яңа Хокукый ярдәм үзәген карады. Аның базасында «Татарстан Республикасы Дәүләт юридик бюросы» дәүләт учреждениесе вәкилләре гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтәчәк, шулай ук махсус операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итәчәк.