Рөстәм Миңнеханов: Интернет бала кыйммәтләренә зур йогынты ясый
Бүген бала кыйммәтләренә интернет зур йогынты ясый. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан глобаль яшьләр саммитының пленар утырышында әйтте.
«Без виртуаль дөньяда яңа күренешләр белән очрашабыз, аннары алар реаль проблемалар, психик тайпылышлар һәм шәхес иминлеге өчен куркыныч булып тора. Болар барысы да бездән яңа сыйфатлы эш таләп итә», - диде республика җитәкчесе.
Аның фикеренчә, шәхеснең гармонияле үсеше өчен сәламәт кыйммәткә ия кыйбла нигез булып тора. Алар бала үз дәүләтенең яшь гражданины буларак үсә һәм үсеш ала торган мохит белән билгеләнә, дип ачыклык кертте Татарстан Рәисе.
«Еш кына балалар һәм яшьләр үзләре өчен дәүләт тарафыннан булдырылган барлык мөмкинлекләр турында белми. Татарстанда коммерцияле булмаган оешмалар һәм иҗтимагый берләшмәләр аша балалар һәм яшьләр белән эшләү буенча бай тәҗрибә тупланган», - диде ул.
Пленар утырышның темасы — «Хәзер балаларны һәм яшьләрне тәрбияләүдә традицион кыйммәтләрнең роле». Миңнеханов сүзләренчә, тотрыксызлык чорында ул аеруча актуальләшә.
Россия тышкы эшләр министры Сергей Лавров та яшьләр саммитында катнашучыларга сәламләү хаты җибәргән. Аны Ислам хезмәттәшлеге оешмасы Яшьләр форумы генераль директоры Рәсүл Омаров укыды.
Россия Тышкы эшләр министрлыгы җитәкчесе билгеләп үткәнчә, саммит анда катнашучыларга файдалы элемтәләр булдырырга, уртак проектлар эшләргә һәм күпмилләтле Россиянең мәдәни-тарихи байлыгы белән танышырга ярдәм итәчәк.
Казанның икенче глобаль яшьләр саммиты Татарстан башкаласында 28 августта ачылды. Анда 30 илдән 140 делегат катнаша, шул исәптән Индонезия, Ливия, Ливан, Иран, Пакыстан, Согуд Гарәбстаны, Төркия, Марокко, Камерун, Сенегал, Сомали, Таҗикстан, Кыргызстаннан.