Рөстәм Миңнеханов Континенталь хоккей лигасы сезоны алдыннан «Ак Барс»ка уңышлар теләде
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанның «Ак Барс» командасы тренерлары, шулай ук хоккейчылары белән клуб базасында очрашты.
Очрашуда республика Рәисе Континенталь хоккей лигасының (КХЛ) яңа сезоны алдыннан команда һәм клуб җитәкчелеге алдында чыгыш ясады.
Аның сүзләренчә, яңа сезонда «Ак Барс»ны бөтен Татарстан күзәтәчәк.
«Узган сезон өчен сезгә тагын бер тапкыр рәхмәт белдерәсем килә. Бәлки, сезнең уеннар йөз процентка барып чыкмагандыр, әмма сез лаеклы уйнадыгыз. Без сезнең белән горурланабыз. Татарстан Республикасы һәм «Ак Барс» хоккей клубы - бер үк нәрсә. Әмма сезнең өчен Татарстанда гына борчылмыйлар.
Сезгә уңышлар, яхшы уен. Иң мөһиме, имгәнүләр булмасын, үзегезне саклагыз. Хоккей - шундый уен, шахмат түгел», - диде Миңнеханов.
Искәртик, 1 сентябрьдә «Ак Барс» сезонны башлый. Ачылыш кубогы кысаларында Зиннәтулла Биләлетдинов командасы ЦСКА белән очраша. Уен Мәскәү вакыты белән 19.00 сәгатьтә башлана.
Узган сезонда Казан хоккейчылары Гагарин Кубогы финалына кадәр барып җитте. «Ак Барс» Мәскәүнең ЦСКА командасына 3:4 исәбе белән оттырды.
Футбол сезоны алдыннан Рөстәм Миңнеханов шулай ук Татарстан башкаласында клуб базасында Казанның «Рубин» уенчылары һәм җитәкчелеге белән очрашты.