«Татмедиа» җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев Актаныш укучыларын Белем көне белән котлады
Бүген, 1 сентябрь, Белем көнендә Актанышның Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат укучыларын яңа уку елы башлану белән котларга Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов, «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев килде.
Бүген Актанышның сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатында Белем бәйрәме аеруча тантаналы узды. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның яңа уку елы белән котлауларын «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев ирештерде. Бу хакта «Актаныш-информ» хәбәр итте.
«Ватан язмышын кайгыртып, үзендә җаваплылык тойган камил шәхес тәрбияләүгә өлеш керткән һәрбер укытучы хезмәтенең кыйммәтен без яхшы аңлыйбыз. Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Указы нигезендә Россиядә игълан ителгән Укытучы һәм остаз елы аларның җәмгыятьтәге зур ролен тануга ачык дәлил булып тора», - диелә тәбрикләү сүзендә.
Фото: «Актаныш-информ»
Айдар Сәлимгәрәев югары нәтиҗәләргә ирешкән гимназиянең бер төркем укытучысына Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау кәгазьләрен һәм Рәхмәт хатларын тапшырды.
«Белем бәйрәме кеше тормышында иң якты бәйрәм. Гимназиянең Белем көне бик матур узды. Менә уку йортының эчке өлешен дә карап чыктык. Шулкадәр заманча, матур, укучылар өчен барлык мөмкинлекләр тудырылган. Балалар Татарстан Республикасы җитәкчелегенең ярдәме белән булдырылган шартларның кадерен белеп, укуга, белем алуга тартылсыннар» - диде Айдар Сәлимгәрәев.
Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов 1 сентябрь - Белем көненең 1 сыйныфка укырга баручылар өчен генә түгел, ә барыбыз өчен дә әһәмиятле бәйрәм булуын билгеләп узды.
Фото: «Актаныш-информ»
«Һәрберебезнең яшьлек еллары, тирән белем алган вакытлар, кайберәүләрнең беренче мәхәббәтләре дә менә шушы мәктәп елларында була. Хөрмәтле укучылар, тырышып укыгыз, ак юллар сезгә! Сезгә күңелле, яңалыкларга бай белем иле үз ишекләрен ача. Уңышлар сезгә!», - дип белдерде ул.
Актаныш гимназиясе директоры Венера Хәева-Хәмитҗанова укучыларга мөрәҗәгать итеп районның, республиканың патриоты булырга, мәктәп өчен җан атып торырга чакырды.
Фото: «Актаныш-информ»
«Тыныч гаиләдә генә бәхетле бала үсә, тыныч гаиләдә үскән бала гына зур нәтиҗәләр бирә. Сез дә сабыларыгызны сөендереп, гимназиябез белән бердәм булып, бергә яшәсәк иде. Белем бәйрәме мөбарәк булсын!»- дип теләкләрен ирештерде ул.