Татарстанда Яңа Чишмә районы ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе тоткарланган
Евгений Михайловны 100 мең сум ришвәт алуда шикләнәләр. Акчаны Яңа Чишмә районында төзелеш һәм юл материаллары ташучы "Оргспецтранспорт" ширкәте арадашчысы биргән диелә. Акчаларны ширкәттә эшләүче машина йөртүчеләрне юл кагыйдәләрен бозган өчен штрафка тартмасыннар дип биргәннәр дип фаразлана.