Алексей Песошин Чаллыда ике «мегамәктәп» һәм балалар бакчасы ачты
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Чаллының яңа белем бирү учреждениеләрендә тантаналы линейкаларда катнашты. Ул ике «мегамәктәп»тә (16нчы Мәгариф үзәге һәм 57нче гимназия) булды, шулай ук яңа төзелгән 132нче «Сандугач» балалар бакчасын ачты.
Фото: Автошәһәрнең мәгълүмат сәясәте һәм җәмәгатьчелек белән элемтәләр идарәсе
57нче гимназия «Притяжение» микрорайонында урнашкан. Мәктәп территориясенең мәйданы – 3 гектарга якын. Мәктәп 1501 урынга исәпләнгән. Яңа уку елында биредә 36 сыйныф укыячак. Алар – башлангыч мәктәпнең 17 сыйныфы һәм төп мәктәпнең 15 сыйныфы (425 укучы), шулай ук урта мәктәпнең дүрт сыйныфы (99 укучы).
Урамдагы спорт мәйданчыкларыннан тыш, биредә спорт заллары да бар. Физкультура һәм йөзү секциясендә дәресләр ике бассейнда узачак.
Фото: Автошәһәрнең мәгълүмат сәясәте һәм җәмәгатьчелек белән элемтәләр идарәсе
Моннан тыш, тәнәфесләрдә шахмат уйнау өчен зоналар җиһазландырылган. Диварларда мотивацион гыйбарәләр кулланыла. Гимназистлар тәнәфестә якты һәм иркен китапханәдә ял итә ала.
Фото: Автошәһәрнең мәгълүмат сәясәте һәм җәмәгатьчелек белән элемтәләр идарәсе
«Бүген – шәһәребездә үзенчәлекле бәйрәм. Без быел ике зур мәктәп ачабыз, аларның һәркайсы 1501 урынга исәпләнгән. Шуларның берсе – «Притяжение» микрорайонындагы мәктәп. Бу – спорт мәйданчыклары, ике бассейны булган искиткеч уку йорты. Мәктәпне төзү 2,5 миллиард сумга төште. Ил җитәкчелеге, Россия Президенты Владимир Владимирович Путинга, Татарстан Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановка рәхмәт әйтәсем килә. Мәктәп төзүнең норматив срогы – 24 ай. Без аны сигез ай эчендә сафка бастырдык. Барлык педагогларга да рәхмәт. 2023 ел Укытучы һәм остаз елы дип игълан ителде. Укытучыларга яшәргә, дуслашырга өйрәткән өчен зур рәхмәт әйтергә кирәк», - диде Автокала мэры Наил Мәһдиев.
Фото: Автошәһәрнең мәгълүмат сәясәте һәм җәмәгатьчелек белән элемтәләр идарәсе
Белем көнендә Автокалада күптән көтелгән тагын бер мәктәп – 34нче комплекста 16нчы Мәгариф үзәге ачылды. Аның шигаре: «Бүген укырга – иртәгә җиңәргә». Мәктәпнең логотибы – йолдыз. Биредә патриотик тәрбия бирүгә аерым игътибар юнәлтелер дип көтелә.
«Чаллыда шундый гаҗәеп Мәгариф үзәге төзелүенә шатмын. Мәктәп бик зур, иркен, биредә укучыларның потенциалын ачу өчен барысы да каралган», - дип котлады балаларны Алексей Песошин Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Хөкүмәте исеменнән.
132нче «Сандугач» балалар бакчасы «Яшьлек» торак микрорайонында урнашкан һәм «Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә өч яшькә кадәрге балалар өчен яңа урыннар булдыру» программасы буенча төзелгән.
«Балалар бакчасы бик матур, иркен. Ул шәһәрдәге иң зур бакчаларның берсе, 340 урынга исәпләнгән, 18 төркем җыелган. Бинада белем бирү процессын сыйфатлы итеп алып бару өчен бөтен шартлар да бар», - дип искәртте Алексей Песошин.