Мөхәммәтшин мәктәпләрдә математика укытучылары җитмәү проблемасы турында сөйләде
Уку елы башына Татарстанның барлык мәктәпләре педагоглар белән тәэмин ителгән, кайбер фәннәр укытучылары гына җитми. Аерым алганда, сүз математика укытучылары турында бара. Бу хакта бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казанның «Салават күпере» микрорайонында 182нче политехника лицееның яңа корпусын ачу тантанасында хәбәр итте.
«Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы җитәкчелеге хәбәр иткәнчә, яңа уку елына барлык мәктәпләр ремонтланган, барлык укытучылар белән комплектланган диярлек, әмма математика укытучылары кытлыгы бар», — диде сәясәтче.
Кызганычка, 182нче политехника лицее да искәрмә түгел. Әмма бу мәсьәлә тиздән хәл ителергә мөмкин, дип ышандырды ул.
«Ил җитәкчелеге, Президент Владимир Путин тарафыннан эш хакын арттыру һәм махсус югары уку йортларында укытучылар әзерләү буенча күрелгән чаралар бу мәсьәләне тиз хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк», — дип ышана Мөхәммәтшин.
Ул искәрткәнчә, агымдагы ел Педагоглар һәм остазлар елы дип игълан ителде, бу, аның сүзләренчә, шулай ук һөнәрнең абруен күтәрүгә ярдәм итәчәк.