Фәрит Мөхәммәтшин «Салават күпере»ндәге политехника лицееның яңа корпусын ачты
1 сентябрьдә, Белем көнендә, Казанның «Салават күпере» микрорайонындагы 182нче политехника лицееның яңа корпусы ачылды. Анда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
«Бүген - Белем бәйрәме һәм яңа уку елы башлана. Татарстан дәүләт һәм муниципаль хакимияте органнары педагогик белем бирү, мәктәпләрдә, техникумнарда һәм югары уку йортларында укыту мәсьәләләренә аерым әһәмият бирә, чөнки балалар — безнең киләчәгебез», — диде Фәрит Мөхәммәтшин лицейның яңа корпусын ачу тантанасында.
Фото: © Михаил Захаров / «Татар-информ»
Ул билгеләп үткәнчә, биш ел эчендә республикада 50 мәктәп һәм 51 балалар бакчасы төзелгән. Быел гына да 12 мәктәп сафка бастырылган. Аның сүзләренчә, төбәктә туучылар саны, беренче сыйныф укучылары артканнан арта. Кызганычка, мәктәпләрдә икенче смена барлыкка килә. Әмма шул ук вакытта яңа уку йортларында уку шартлары үзгәрә.
Казанның Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Сергей Миронов Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка һәм Казан мэры Илсур Метшинга уку елына искиткеч бүләк өчен рәхмәт белдерде һәм балаларга укуларында уңышлар теләде. «Сез илебезнең, республикабызның һәм Казанның киләчәге», — диде ул мәктәп укучыларына мөрәҗәгать итеп.
Фото: © Михаил Захаров / «Татар-информ»
«Салават күпере» микрорайонындагы 182нче политехника лицее 2018 елда ачылган. Аның яңа корпусы 1,5 мең укучыга исәпләнгән һәм рекордлы кыска вакыт эчендә төзелгән. Төзелеш агымдагы елның февралендә башланды, 1 сентябрьгә тәмамланды. Объектның бәясе 2,4 млрд сум тәшкил итә.