Лениногорскида 6нчы мәктәп Россия Герое Дамир Исламов исемен йөртәчәк
Бүген, 1 сентябрьдә, Лениногорскида 6нчы мәктәптә Белем көненә җыелдылар һәм мәктәпкә Россия Герое Дамир Исламов исемен бирделәр. Әлеге тантаналы чарада Россия Герое Рәсим Баксиковның катнашуы да зур дәрәҗә булды. Бу хакта «Заман сулышы» сайтында хәбәр ителә.
Фото: © Ильмира Гәрәева
Белем көненә багышланган тантаналы линейка Россия Һәм Татарстан әләмнәрен күтәрү белән башланды. Бүген 6нчы мәктәпкә 57 бала беренче сыйныфка килде. Аларны һәм башка укучыларны, укытучылар коллективын Россия Герое Рәсим Баксиков, «Защитники Отечества» дәүләт фонды филиалы җитәкчесе Гүзәл Удачина, Дамир Исламов укыган Казан танк училищесы командиры Виталий Совин һәм район башлыгы урынбасары Сергей Тимаков котлады.
Лениногорск администрациясенә мәктәп укытучылар һәм укучылар коллективы исеменнән белем бирү учреждениесенә Дамир Исламов исемен бирү турында гариза кергән булган. Ул уңай хәл ителде, сессиядә депутатлар бертавыштан әлеге карарны кабул итте. Менә бүген – Белем көнендә мәктәп яңа исемле булды.
Дамир шушы мәктәптә укыган, 2014 елда тәмамлаган. «Без Дамирның нәкъ менә безнең мәктәптә укуы белән горурланабыз. Ул гади генә малай иде. Тырышып укыды. Кызганыч, хәрби операциядә батырларча һәлак булды», - диде мәктәп директоры Ирина Никифорова.
«Защитники Отечества» дәүләт фонды филиалы җитәкчесе Гүзәл Удачина әйтүенчә, бүгенге көндә Татарстанда 9 Россия Герое бар. «Алар бу исемне махсус хәрби операциядә хәрби бурычларын үтәгән өчен алган. Кызганыч, дүртесенә вафатларыннан соң гына бу исем бирелде, шуның берсе – Дамир Исламов. Хөрмәтле укучылар, сез лаеклы рәвештә мәктәп Дамир Исламов исемен йөртү белән горурлана аласыз. Лениногорск – төбәгебезгә 12 Герой биргән шәһәр ул», - диде.
Россия Герое Рәсим Баксиков шулай ук укучыларга, укытучыларга котлау сүзләре ирештерде, укучыларга үз Ватанының лаеклы ул-кызлары булып үсәргә теләде.
Фото: © Ильмира Гәрәева
Бүгенге тантаналы чарада якташыбыз Дамир Исламовның апалары Регина һәм Динара катнашты. «Бүген безнең өчен дулкынландыргыч көн. Дамирның туган мәктәбенә аның исемен бирделәр. Бу эштә ярдәм итүчеләргә, тәкъдим итүчеләргә бик зур рәхмәт. Әле Лениногорскида Россия Герое исеме белән аталучы мәктәп юк иде, 6нчы мәктәп – беренче булды. Бәлки, моннан соң матур традициягә нигез салыр, башка мәктәпләргә дә Геройлар исеме бирелер», - ди Динара Алтынова.
Тантаналы линейкадан соң Россия Герое Рәсим Баксиков мәктәпнең 10нчы һәм 11нче сыйныф укучылары белән «Батырлык дәресе» үткәрде.