Санкт-Петербургта Татарстан Республикасы көненә багышланган җыен була
2 сентябрьдә Ленинград өлкәсенең Дуслык йорты территориясендә Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында «Татарстан Республикасы көненә багышланган җыен» тантаналы чарасы узачак. Бу хакта Татарстанның Санкт-Петербург шәһәрендәге һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Чараны Татарстанның Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге, шәһәрнең һәм өлкәнең татар милли-мәдәни берләшмәләре оештыра.
Шәһәрлеләр һәм кунакларны зур программа көтә. Анда рәсми затлар чыгышы, түгәрәк өстәл форматында Татарстан Республикасы көненә багышланган җыен, татар шагыйрьләре Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил шигырьләрен уку, Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсенең танылган җырчылары, татар фольклор ансамбльләре катнашында концерт программасы, «Татар ишегалды» экомаркеты татар продукциясенең күргәзмәсе һәм дегустациясе, «Ак калфак-Нева» җәмгыяте мастер-класслары, шулай ук халык уеннары, викторина һәм конкурслар каралган.
«Чараның тантаналы өлеше 12 сәгатьтә башлана. Бәйрәмдә катнашырга чакырабыз!» - диелгән хәбәрдә.