Төркиядә авариядә 6 кеше үлгән, 43 кеше яраланган, алар арасында Россия кешеләре юк - РИА
Төркиянең көньяк-көнбатышында автобус белән юл-транспорт һәлакәтендә зыян күрүчеләр арасында Россия гражданнары юк. Бу хакта Денизли шәһәре полиция идарәсе хәбәр итә, дип яза РИА Новости.
Төркиянең көньяк-көнбатышындагы Денизли шәһәрендә автобус белән юл һәлакәтендә 6 кеше үлгән, 43 кеше яраланган. Бу хакта шимбә көнне алданрак A Haber телеканалы хәбәр иткән иде.
«Хәзер тикшерү башланды. Беренчел мәгълүматларга караганда, җирле гражданнар һәлак булган һәм яраланган», — диләр полициядә.