Сентябрьдә Салават драма театры Татарстанда өч спектакль күрсәтәчәк
Салават башкорт дәүләт драма театры «Зур гастрольләр» кысаларында Татарстан Республикасында спектакльләр тәкъдим итә, 15-17 ноябрьдә исә үз сәхнәсендә Казан театрын кабул итә. Бу хакта «Башинформ» яза.
12-14 сентябрь көннәрендә Габдулла Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театры сәхнәсендә Салават театры коллективы соңгы елларның премьераларын күрсәтә:
12 сентябрь — Мостай Кәрим «Безнең өйнең яме» (6+), режиссеры Ренат Әюпов;
13 сентябрь — Андрей Ивашкин «Һәйбәт кызыкай Лида « (12+), трагикомедия, режиссеры Нәркәс Искәндәрова;
14 сентябрь — Сәрвәр Сурина «Абау, димче килә!» (12+), музыкаль комедия, режиссеры Зиннур Сөләйманов.
Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы боерыгы буенча «Зур гастрольләр» проектын «Росконцерт» музыкаль һәм фестиваль программалар федераль дирекциясе оештыра.
Салават дәүләт башкорт драма театры 2023 елда Россия Мәдәният министрлыгының «Зур гастрольләр» Бөтенроссия бердәм гастроль-концерт планында катнаша. Әлеге программа илнең зур һәм кечкенә шәһәрләрендә яшәүче Россия тамашачыларына үзебезнең һәм чит ил сәнгатенең иң яхшы үрнәкләре белән танышырга мөмкинлек бирә, диелә хәбәрдә.