Рөстәм Миңнеханов Әлмәттә Креатив индустрияләр мәктәбен, гимназияне һәм лицейны карады
Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Әлмәткә Нефтьчеләр көнен бәйрәм итүдә катнашу өчен килде. Биредә ул ремонттан соң яңа уку елына ачылган мәгариф учреждениеләрен карады. Бу хакта республика җитәкчесе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татарстан Рәисе башта Гафиятуллин урамындагы Инженерлык лицее бинасында ачылган Креатив индустрияләр мәктәбендә булды. Бу – төбәктәге шундый икенче мәктәп (беренчесе узган елның көзендә Николай Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесы базасында ачылган иде).
Аннары Рөстәм Миңнеханов яңа уку елына ремонт ясалган Ризаэддин Фәхретдин исемендәге 1нче гимназиядә (Ленин урамы, 124нче йорт) булды. Гимназия 1996 елдан эшли. Ул өч катлы бинаны биләп тора, анда меңнән артык бала белем ала.
Татарстан Рәисенә бинада ясалган ремонт һәм уку йортын үстерү перспективалары турында сөйләделәр. Рөстәм Миңнеханов классларны һәм иҗтимагый киңлекләрне карады. Аңа шулай ук укучылар төрле үсемлекләр үстерә торган теплица һәм биолабораторияләрне күрсәттеләр.
Шуннан соң республика җитәкчесе Мирза Таһиров исемендәге 1 нче лицейда булды, ул реконструкциядән соң файдалануга тапшырылган. Ул — Әлмәтнең иң борынгы уку йорты, 1918 елда ук беренче дөньяви татар мәктәбе буларак нигезләнгән.
Бинаны реконструкцияләгәндә уку йортының традиция һәм кыйммәтләрен мөмкин кадәр сакларга тырышканнар. Бүген лицейда бассейны һәм скалодромы булган спорт комплексы, остаханәләр, гараж һәм музыка мәктәбе белән комплекс, зур китапханә, 500 урынлы ашханә бар.
Рөстәм Миңнеханов мәктәптә дистә еллар эшләгән ветеран педагоглар белән аралашты. Ул төзекләндерелгән сыйныф кабинетларын, ашханә һәм башка бүлмәләрне карап чыкты. Актлар залында тантаналы чара узды, анда лицей директорына бинаның символик ачкычын тапшырдылар.