Татарстан Үзәк сайлау комиссиясендә инвалидларның сайлау хокуклары турында сөйләштеләр
Татарстан Үзәк сайлау комиссиясендә инвалид гражданнарның сайлау хокукларын гамәлгә ашыруны тәэмин итү буенча эшче төркемнең утырышы узды. Төркемнең составы яңартылганнан соң бу беренче җыелу иде. Бу хакта Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татарстан сайлаучыларының 9 проценты инвалидлык ала, бу — 265 меңнән артык кеше. Аларның 37 меңнән артыгы күрү һәм хәрәкәт аппараты буенча чикләүләргә ия.
Очрашуда катнашучылар инвалидларның сайлау хокукларын гамәлгә ашыру проблемасын хәл итүдә ирешелгән уңышлар арасында берничәне атады. Алар арасында — тавыш бирү участокларын беренче катка күчерү, участок урнашкан биналарны пандуслар белән җиһазландыру.
«Инвалид сайлаучыларның ихтыяҗлары белән бәйле мәсьәләләр дәүләт һәм муниципаль хакимият органнарының игътибар үзәгендә. Быел гына да Татарстанның 14 сайлау участогы бинаның беренче катына күчерелде», — диде Татарстан омбудсмены Сәрия Сабурская.
«Инвалид гражданнарга тавыш бирү өчен уңайлы шартлар булдыруда бар көчебезне куячакбыз», — дип өстәде Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил.