Габишево мәктәбе укытучыларына Мәхмүт Гәрәевның 100 еллыгына багышланган медаль бирделәр
Мәхмүт Гәрәев исемендәге Габишево мәктәбе педагогларына бәйрәм линейкасында армия генералы Мәхмүт Гәрәевның 100 еллыгына багышланган истәлекле медальләр тапшырылган. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге телеграм-каналында яза.
Лаеш районының Габишево мәктәбенә Мәхмүт Гәрәев исеме 2015 елның октябрендә бирелә. 2016 елның сентябрендә истәлек тактасы ачыла. Ул вакытта Татарстанның Лаеш районына тантанага Мәхмүт Әхмәт улы Гәрәев үзе килгән иде.
2019 елның 25 декабрендә армия генералы Мәхмүт Гәрәев 96 яшендә вафат булды.
Мәхмүт Гәрәевның 100 еллыгына истәлекле медальләрен Татарстанның Тулы вәкаләтле вәкиллеге чыгарды.