Татарстан Төзелеш министрлыгы: республикада торак төзелеше планының 87,8 проценты үтәлде
Татарстанда 2023 елга торак төзелеше планы 87,8 процентка тәмамланган. Иң югары әзерлек шәхси йортларны кулланышка тапшыруда күзәтелә — 96 процент. Бу хакта кичә Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә республиканың Төзелеш министрлыгы башлыгы Марат Айзатуллин белдерде.
Гомумән алганда, 2,721 млн. кв. метр торак төзелгән. Шуларның 1,149 млн кв.метры коммерцияле торакка (142 йорт) туры килә. Программа үтәлеше 80,5 процент тәшкил итә. Аны тәмамлау өчен 55 объектны төзеп бетерергә кирәк, шуларның 20сендә инде әзерлек югары дәрәҗәдә.
Социаль ипотека программасы буенча 33 йорт тапшырылган. Планны үтәү өчен тагын 37 объектны кулланышка кертү кирәк.
Татарстанда торак төзелешенә ярдәм итү максатыннан ике федераль программа җибәрелгән. Алар: 26 объектны үз эченә алган «Торак» проекты (әзерлеге 47%) һәм «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» программасы. Икенчесе буенча компактлы торак төзелеше өчен җиде мәйданчык төзелә. Саба районындагы бер объектта эш бара.
Шулай ук министр мәктәп, чистарту корылмалары, сәламәтлек саклау һәм башка объектлар төзелеше һәм капиталь ремонты, Татарстанда милли проектларны гамәлгә ашыру турында сөйләде.
Киңәшмәне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды, анда Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.