Түбән Камада 1 сентябрь көнне 34 меңнән артык укучы мәктәпкә килде
Беренче сентябрьдә Түбән Кама мәктәпләре укучылар өчен үз ишекләрен ачты. Тантаналы линейкага 34 меңнән артык бала килде, шулардан 3900е - беренче сыйныф укучылары. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
21нче мәктәп өчен Белем көне аеруча күңелле булды: быел биредә күптән көтелгән капиталь ремонт үткәрелде. Хәзер мәктәп «Ритм» исемен йөртә. Бүген уку йортында 700гә якын бала укыячак, шулардан 140ы – сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар. Мәктәп инклюзив, балаларга уңайлы булсын өчен уңайлы мохит булдырылган.
Ремонт барышында барлык коммуникацияләр, тәрәзәләр, идәннәр, санузеллар алыштырылган, стеналар буялган, яктырту һәм вентиляция яңартылган. Капиталь ремонттан тыш, мәктәпкә яңа җиһазлар да сатып алганнар. Иминлеккә аерым игътибар бирелгән. Мәктәп территориясендә 84 видеокамера урнаштырылган һәм янгын куркынычсызлыгы системасы модернизацияләнгән.
1 сентябрь көнне укучыларны, әти-әниләрне һәм мәктәп коллективын котларга Татарстан икътисад министры урынбасары Юлай Миңнуллин һәм Түбән Кама мэры урынбасары Марина Камелина килде.
Юлай Миңнуллин укучыларны һәм педагогларны җылы сәламләде. «Безнең республикада мәгариф системасына, яшьләргә ярдәм итү өчен күп эшләр башкарыла. Без ремонттан соң, шундый яхшы, матур уку йортлары булуы белән бик горурланабыз. Барыгызны да уку елы башлану белән котлыйм», - диде ул.
«Бүген һәркем өчен түземсезлек белән көтеп ала торган искиткеч бәйрәм. Мин бу мәктәптә һәрвакыт балаларның шат авазын ишетергә телим, балалар бары тик яхшы билгеләренә генә укысыннар. Түбән Кама - энергия шәһәре һәм аңа һәрберегез зарядка бирә. Сезнең алда - шәһәребезнең киләчәге. Хәерле юл!» - диде Марина Камелина.
Шулай ук тантаналы линейка 7 нче мәктәптә дә узды. Мәгариф учреждениесендә быел федераль программа кысаларында капиталь ремонт үткәрелде. Быел мәктәптә 850 бала укыячак.
Бәйрәм линейкасы Россия һәм Татарстан әләмнәрен күтәрүдән башланды. Юлай Миңнуллин Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән коллективны һәм укучыларны яңа уку елы белән котлады. Котлау сүзләренә Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Роман Булатов та кушылды.