Медведев 2023 елда контракт хезмәтенә 280 меңгә якын кеше килүен әйтте
Ел башыннан Россия армиясе контракт хезмәтенә 280 меңгә якын кеше килгән. Бу хакта Иминлек Советы Рәисе урынбасары Дмитрий Медведев Россия Федерациясе Кораллы көчләрен хәрби контрактчылар белән тулыландыру буенча киңәшмәдә хәбәр итте.
«Саклану министрлыгы мәгълүматларына караганда, 1 гыйнвардан Кораллы Көчләр сафына контракт белән 280 меңләп кеше кабул ителгән», – диелә сәясәтченең Телеграм-каналындагы видеода.
Медведев сүзләренчә, контрактчыларның бер өлеше – запастагылар, бер өлеше — үз теләге белән баручылар яки һәм башка категориягә караучылар.
Россия Федерациясе Кораллы Көчләре сафында контракт белән хезмәт итү, шулай ук премия, ташлама һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru яки 117 телефоны аша күбрәк белергә мөмкин.