Дәүләт Думасына мәҗбүри медицина иминияте буенча бушлай дару турында закон проекты керә
Россия гражданнары өчен мәҗбүри медицина иминияте системасына мәҗбүри дару иминияте системасын кертү буенча закон проекты эшләнә. Бу хакта ЛДПРдан Дәүләт Думасының вице-спикеры Борис Чернышов хәбәр итүе турында РИА Новости яза.
Даруларны иминиятләштерү турындагы закон проекты Дәүләт Думасына көзге сессия кысаларында кертеләчәк.
«Закон проекты Россия гражданнары өчен мәҗбүри медицина иминияте системасына мәҗбүри дару иминияте системасын кертү юлы аша җыелган проблемаларны хәл итүне күздә тота. Тулысынча бушлай даруларны азкеремлеләр, эшсезләр, пенсионерлар, хроник авырулардан интегүче балигъ булмаганнар алырга тиеш. Калган категория гражданнарга ташлама бирелергә тиеш, аның күләме дару препараты төркеменә яки ташламаларга хокукка бәйле», — ди Чернышов.
Ул билгеләп үткәнчә, «Мәҗбүри медицина иминияте турында»гы Федераль законга төзәтмәләр кертү барлык мохтаҗ россиялеләрне кирәкле дару препаратлары белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.
Чернышов аңлатканча, хәзерге вакытта гамәлдәге закон нигезендә Россиядә даруларны бушлай алу хокукына федераль дәрәҗәдәге һәм төбәктә льготалы гражданнар ия. Беренчеләре — инвалидлар, ветераннар, Россия Геройлары һәм башка категорияләр. Алар даруларны ел саен расланган исемлеккә ярашлы рәвештә генә федераль бюджет хисабына алырга мөмкин.