5 сентябрьдә Татарстан Милли музеена һәм аның филиалларына керү бушлай булачак
Казан халкы һәм кунаклары 5 сентябрьдә Татарстан Милли музеена һәм аның филиалларына бушлай керә алачак.
Г.Тукай әдәби музеена, А.Горький һәм Ф.Шаляпин музеена, В.Ленинның йорт-музеена, М.Җәлилнең музей-фатирына, Е.Боратынский музеена, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы музей-мемориалына һәм башкаларга керү бушлай булачак, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.
Учреждениенең матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, экскурсияләргә, мастер-классларга һәм музей программаларына килүчеләрне билетлар буенча кабул итәчәкләр.