Казан иң уңайлы һәм мобиль җәмәгать транспорты булган 10 шәһәр исемлегенә керде
Казан Россиянең иң уңайлы һәм тиз җәмәгать транспорты булган ун шәһәре исемлегенә керде. Моннан тыш, рейтингта Одинцово, Пермь, Салехад, Таганрог, Тверь, Тула, Улан-Удэ, Череповец һәм Көньяк-Сахалин бар, дип хәбәр итә «Известия» ВЭБ.РФ аналитикларына сылтама белән.
Тикшеренүдә Мәскәү һәм Санкт-Петербург катнашмаган, әмма күрсәткечләр илнең башка 200 шәһәре буенча исәпләнгән. Анда 52 мең кеше катнаша, статистик һәм транзакцион күрсәткечләр исәпкә алына. Рейтинг төзү өчен тикшеренүчеләр шулай ук уртача хәрәкәт озынлыгын, тукталышта көтү вакытын, бер маршрутта йөри торган транспорт интервалларын һәм шәһәр халкы фикерләрен санаган.
Шунысы кызык, Казан җәмәгать транспорты эшеннән канәгать булган шәһәрләр өчлегенә кермәгән. Одинцово, Череповец һәм Көньяк-Сахалин шәһәрләрендә бу яклап канәгатьләнү 70 проценттан югарырак булган.