Социаль фонд Кораллы Көчләр хезмәтеннән кайтучыларга хезмәт килешүен яңарту турында әйтте
Мобилизация хезмәтеннән кайтканнан соң татарстанлыларга өч көн эчендә эш бирүчеләр белән хезмәт килешүләрен яңартырга кирәк. Әгәр бу вакыт эчендә өлгермәсәләр, больничный түләнмәячәк. Бу хакта Россия Социаль фондының Татарстан буенча матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
«Татарстанның мобилизацияләнгән кешеләре өйләренә кайта башлый. Әгәр алар өч көн эчендә эш урыны буенча кадрлар хезмәтенә мөрәҗәгать итмәсә, ә аннары кинәт авырып китсәләр, аларга вакытлыча эшкә яраксызлык кәгазе түләнмәячәк», – дип билгеләп үттеләр матбугат хезмәтендә.
2022 елның октябрендә үз көченә кергән Россия Федерациясе Хезмәт кодексындагы үзгәрешләргә ярашлы рәвештә, Россия Кораллы көчләрендә хезмәт иткән вакытта мобилизацияләнгәннәрнең, ирекле хезмәт итүчеләр һәм контрактчыларның эш урыны саклана, әмма хезмәт килешүе вакытлыча туктатыла.
«Хезмәт вакытында эш бирүче иминият взносларын түләми, әмма бу чор стажда исәпкә алынсын өчен хезмәт килешүе мобилизация белән бәйле рәвештә туктатылганлыгы турында мәгълүмат бирә,. Алга таба пенсия түләгәндә мондый чорларны финанслау дәүләт тарафыннан тәэмин ителә», — дип төгәллек кертәләр матбугат хезмәтендә.
Эшче хәрби хезмәттә вакытта, эш бирүче вакытлыча хезмәткәр таба һәм аның белән килешү төзи ала. Мобилизацияләнгәннәр белән хезмәт килешүе бу очракта берьяклы рәвештә өзелә алмый.
«Хезмәт килешүен яңарту өчен өч көн эчендә эш бирүчегә мөрәҗәгать итәргә кирәк», – дип искәрттеләр Татарстан буенча Социаль фонд матбугат хезмәтендә.
Татарстанлыларның башка сораулары булса, алар Татарстан буенча Социаль фонд бүлекчәсенең контакт-үзәгенә 8-800-100-00-01 телефоны аша шалтырата ала.