Путин Эрдоганны Россиягә ял итәргә чакырды
Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин төрек коллегасы Рәҗәп Тайип Эрдоганны Россиядә ял итәргә һәм җирле курортларны бәяләргә чакырды. Сочида дәүләт лидерлары очрашуының видеоөзеге белән Telegram-канал ПулN3 уртаклашты.
«Ничек килеп җиттегез?» — дип кызыксынды Путин.
Эрдоган Истанбулдан Сочига кадәр юл аның өчен бер сәгать унбиш минут кына вакыт алды, дип җавап бирде.
«Ведомости» хәбәр иткәнчә, Эрдоган җитәкчелегендәге Төркия делегациясен Сочи аэропортында Краснодар крае губернаторы урынбасары Александр Руппель, шәһәр мэры Алексей Копайгородский, шулай ук Мәскәүдәге Төркия илчесе Мәхмәт Самсар каршы алган.