Казанның мәдәни үзәкләрендә түләүле түгәрәкләр һәм секцияләрнең бәясе билгеле
Казанның мәдәни үзәкләрендә түләүле түгәрәкләрдә һәм секцияләрдә шөгыльләнү өчен иң зур түләү 3600 сум тәшкил итә, иң азы – 1300 сум. Бу хакта мэриядә эшлекле дүшәмбе көнне шәһәр Башкарма комитетының Мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, хәзер Татарстан башкаласында 700дән артык берләшмә, секция, түгәрәк һәм студия эшли. Аларның 20 проценты түләүле.
Абзалов түләүле дәресләр үткәрүне түгәрәкләр спектрын киңәйтү һәм аларның эшчәнлегенә чыгымнарның бер өлешен каплау кирәклеге белән бәйли.
«Алар бернинди дә табыш алу максаты белән эшләнми. Шуңа күрә без мәдәни үзәкләрдә түләүле дәресләргә бәяләр шундый ук коммерция структураларындагыга караганда сизелерлек түбәнрәк булсын өчен тырышабыз», - диде ул.