Татарстан депутаты хәрби операция зонасындагы тоткыннарның хезмәт шартлары үзгәрүен әйтте
Махсус хәрби операция зонасындагы тоткыннар өчен хезмәт шартларында үзгәрешләр ниятләнә. Бу хакта телеграм-каналында үз теләге белән операциягә киткән Татарстан депутаты Эдуард Шәрәфиев сөйли.
Аның сүзләренә караганда, гамәлдәге шартлар буенча тоткын хәрби операциядә ярты ел хезмәт иткәннән соң, ярлыкау ала һәм ирекле булып, гражданлык тормышына кайта ала. Ә мобилизацияләнүче һәм контрактчылар махсус хәрби операция тәмамлаганчы хезмәт итәргә тиеш.
«Яңа үзгәрешләр бу хәлне төзәтергә тиеш. Хәзер зеклар контрактка кул кую аша шартлы рәвештә вакытыннан алда азат ителәчәк һәм махсус хәрби операция зонасына гомуми нигездә, ягъни махсус операция тәмамланганчы китәчәк, дип фаразлана», – дип хәбәр итә депутат.
Исегезгә төшерәбез, август башында депутат Шәрәфиев Татарстан Дәүләт Советына федераль закон проектын кертте, аның максаты — өлешчә мобилизация кысаларында чакырылган гражданнар өчен махсус хәрби операция зонасында хезмәт итү вакытын билгеләү.
Халык сайлаган депутат сүзләренчә, әлеге закон проекты мобилизацияләнүчеләр һәм аларның туганнары арасында «социаль киеренкелек» кимүгә йогынты ясаячак.