Татарстанда башлангыч сыйныфлар өчен бушлай кайнар туклану чыгымнарын арттырачаклар
Татарстан Хөкүмәте башлангыч сыйныф укучыларын бушлай кайнар ризык белән тәэмин итүгә норматив чыгымнарны арттырды. Татарстан хокукый мәгълүмат рәсми порталында дөнья күргән карар дәүләт мәгариф оешмалары укучыларына кагыла.
2024 елда бер укучыга көненә — 66,76 сум, 2025 елда — 69,43 сум һәм 2026 елда 72,21 сум бүлеп биреләчәк. Узган ел 2024-2025 елларга 61,3 һәм 63,75 сум планлаштырылган булган.
Исегезгә төшерәбез, 2023 елга норматив 58,94 сум дәрәҗәсендә расланган.