Казанда 5а номерлы трамвайда аудиоспектакль булачак
Аудиоспектакль 20 сентябрьдән 5а номерлы трамвайда узачак. «Без. Трамвай. Мәхәббәт» постановкасы чәршәмбе көннәрендә 23:00 сәгатьтә башланачак, аудиоспектакльне Азино ягына бару юнәлешендәге «Җиңү проспекты» метро станциясе тукталышыннан кабызачаклар, соңгы тукталыш Тимер юл вокзалы булачак, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.
Спектакль 60 минут дәвам итәчәк. Тыңлаучыларга колакчыннар биреләчәк, ә декорацияләр Казан үзе булачак. Билетларны Казанның Яшь тамашачылар театры сайтында сатып алырга мөмкин.
Спектакль ике гашыйк яшүсмер Егор һәм Алина, шулай ук ялгыз пенсионер Аркадий Иванович турында бара. Бәян геройларның гадәти булмаган карарларын, куркуларын һәм мәхәббәтен күрсәтәчәк. Режиссер булып Радион Букаев чыгыш ясый.
Аудиоспектакль Мәдәният министрлыгы ярдәме белән «Метроэлектротранс» МУП белән берлектә булдырылган.