Чаллының "Асылташ" балалар приютында бер малайны кыйнауларыннан соң җинаять эше ачылган
Социаль челтәрләрдә видео чыкты: бер малайны олырак яшьтәгеләре кыйный, ә бүлмәдәге башка балалар моңа карап тора. Балалар йортының җитәкчелеге балалар шулай уйнаган дип саный. Русия тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин бу эшне үз контроленә алган.