Хезмәт министрлыгы күп балалы гаиләләргә баланы мәктәпкә җыю өчен ярдәм идеясен хупламый
Россия Хезмәт министрлыгы «Гадел Россия» (СРЗП) партиясенең күп балалы һәм аз керемле гаиләләргә балаларын мәктәпкә җыю өчен ел саен түләү кертү тәкъдимен хупламады. Әлеге ихтыяҗларга акча бүлеп бирү өчен 2024 һәм аннан соңгы еллар бюджетына фракция тиешле төзәтмәләр кертәчәк. Бу хакта эсерлар башлыгы Сергей Миронов Telegram-каналында белдерде.
Июль аенда Миронов һәм Дәүләт думасы мәгариф комитеты рәисенең беренче урынбасары Яна Лантратова вице-премьер Татьяна Голиковага аз керемле һәм күп балалы гаиләләр өчен балаларын мәктәпкә әзерләүгә федераль сертификат кертү тәкъдиме белән мөрәҗәгать итә. Анда малайлар өчен 22 мең 300 сум һәм кызлар өчен 26 мең 800 сум күләмендә сертификатлар кертергә тәкъдим ителә, шулай ук аны ел саен инфляция дәрәҗәсендә индексацияләү каралган.
«Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы безнең «Гадел Россия» фракциясенең күп балалы һәм аз керемле гаиләләргә балаларын мәктәпкә җыю өчен еллык түләүләр кертү тәкъдимен хупламады. «Гадел Россия – Хаклык өчен» партиясе депутатлары бу чыгымнарны 2024 елга бюджет проектына кертүгә ирешү өчен тырышачак», — дип язган Миронов.
Аның сүзләренчә, министрлыкның җавабы ике тезиска кайтып кала: мохтаҗларга ярдәмне төбәк хакимияте күрсәтергә тиеш, ә федераль үзәкнең моның өчен акчасы юк.
«Дәүләт Думасындагы коллегаларымның исенә төшерергә телим: Конституция буенча, нәкъ менә парламент бюджетның күләмен һәм максатларын билгели. Гражданнарга —сайлаучыларыбызга ярдәм итү өчен акча табу безнең хәлдән килә»,— дип ассызыклый Миронов.