Рөстәм Миңнеханов КФУ карамагындагы яңартылган стоматология поликлиникасын бәяләде
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан федераль университеты каршындагы Күп функцияле поликлиникада булды. Бу хакта ул үзенең телеграм-каналында язган.
Бинаны капиталь ремонтлап чыгуга ике ел вакыт киткән. Пациентларны кабул итү белән беррәттән поликлиникада стоматологлар өчен квалификация күтәрү буенча белем бирү программасы эшли. Медицина учреждениесе елына 14 меңгә кадәр пациентны кабул итә ала.
«Алга таба да медицина өлкәсендә шартларны яхшыртачакбыз. Сәламәт булыгыз!»- дип нәтиҗә ясаган Татарстан Рәисе.