Миңнеханов дөнья дәрәҗәсендәге Фәнни үзәкнең халыкара Күзәтүчеләр советы утырышын уздырды
Татарстанның фәнни-мәгариф комплексының әйдәп баручы оешмалары илнең фәнни-технологик үсешенең барлык стратегик инициативаларында катнаша. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Планетаның сыек углеводород запасларын нәтиҗәле үзләштерү» дөнья дәрәҗәсендәге фәнни үзәкнең халыкара Күзәтүчеләр советы утырышында белдерде. Чара КФУның Н.И. Лобачевский исемендәге фәнни китапханәсендә узды.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген республикада биш югары уку йорты «Приоритет 2030» стратегик академик лидерлык программасында катнаша. 3 алдынгы инженерлык мәктәбе, 2 махсуслаштырылган уку-фәнни үзәк, инжиниринг үзәге, шулай ук технологияләр трансферы тармакара үзәге эшли. Бу турыда Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итте.
Моннан тыш, узган ел «Университет технология эшкуарлыгы платформасында» республика стартап-студиясе җәелдерелгән, ә студентлар стартаплары конкурсы нәтиҗәләре буенча 371 кече университет бизнесы булдырылган.
«Алдынгы тикшеренү һәм инновацион инфраструктура объектларының күп төрлелеге арасында федераль университетның дөнья дәрәҗәсендәге фәнни үзәге аерым урын алып тора. Аның эшчәнлеге республиканың минераль-чимал базасын экологик яктан имин яңартуга юнәлдерелгән, ул әле озак вакыт Татарстанның икътисади үсешенең төп факторы булып калачак», - дип ассызыклады ТР Рәисе.
Ул үзәкнең эше нәтиҗәсендә 4 ел эчендә тикшеренүләр һәм эшләнмәләр секторына федераль бюджеттан 1 млрд сумга якын акча керүен билгеләп үтте. «Шуны истә тоту мөһим: субсидия алучылар үсеш программаларын гамәлгә ашыру һәм конкрет максатчан ориентирларга ирешү буенча җитди йөкләмәләр ала. Шуңа күрә узган очрашуда без Күзәтүчеләр советы утырышларын елына 3 тапкырдан да сирәгрәк уздырмаска дигән бертавыштан карар кабул иткән идек. Бу үзәк эшчәнлегенең нәтиҗәләрен оператив бәяләргә һәм килеп туган чакыруларга вакытында җавап бирергә мөмкинлек бирәчәк», - диде Рөстәм Миңнеханов.
КФУ ректоры Ленар Сафин хәбәр иткәнчә, «Планетаның сыек углеводород запасларын рациональ үзләштерү» фәнни үзәге өч нефть университеты - Уфа дәүләт нефть техник университеты, И.М. Губкин исемендәге Россия дәүләт нефть һәм газ университеты һәм Сколково фән һәм технологияләр институты белән консорциумда эшли.