Казанда чүплек мәйданына керү юлында машина куйган өчен штраф сала башларга җыеналар
Казанда торак йорт ишегалларында парковкаланган автомобильләр еш кына чүп ташый торган транспортка контейнер мәйданчыкларына керергә комачаулый. Проблеманы чишү өчен машина йөртүчеләргә штраф салу мәсьәләсе карала. Бу хакта бүген торак-коммуналь хуҗалык предприятиесе идарәче компаниясе генераль директоры Евгений Чекашов #ТатарстанОнлайн программасы эфирында хәбәр итте.
«Машиналар арта бара. Кешенең кич белән эштән кайткач, тизрәк машинасын куеп, өйгә ял итәргә ашыгуы аңлашыла. Без иртән эшлибез, кайвакыт чүп машинасы сәгать биштә-алтыда килә. Ул чакта машиналар әле шул урында була, хуҗалары исә рәхәтләнеп йоклый», – диде ул.
Спикер билгеләп үткәнчә, әгәр чүп-чар чыгарылмаса, бөтен йорт халкы зыян күрә. Мондый хәлләр фото һәм видеода теркәлә.
«Без хәзер Казанның Эчке эшләр идарәсе белән берлектә мондый автомобиль хуҗаларына штраф салу мөмкинлеген карыйбыз»,– диде спикер.