Миңнехановның Татарстан Дәүләт Советына еллык юлламасы 14 сентябрьгә планлаштырылган
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның Татарстан Республикасы Дәүләт Советына республиканың эчке һәм тышкы хәле турында еллык юлламасы 14 сентябрьгә планлаштырылган. Бу хакта бүген ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында билгеле булды.
«14 сентябрьдә 10.00 сәгатьтә Дәүләт Советының 46 нчы утырышы узачак, анда Татарстан Республикасы Рәисенең парламентка Юлламасы турында көн тәртибе каралачак. 12.00 сәгатьтә Дәүләт Советының 47 нче утырышы узачак», - диде депутатларга Татарстан Дәүләт Советында Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова.
Шул ук вакытта парламентның ике утырышын үткәрүнең төгәл вакытын Татарстан Дәүләт Советы Президиумы раслаячак.
Утырышка Дәүләт Думасы депутатлары, сенаторлар, Татарстан Хөкүмәте әгъзалары, муниципаль берәмлекләр, республика министрлыклары һәм ведомстволары, предприятие башлыклары, иҗтимагый берләшмә вәкилләре һәм башкалар чакырыла.
Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына үзенең беренче юлламасы белән 2010 елның 13 октябрендә чыгыш ясады.