Самараның «Яктылык» мәктәбе 4 яшьтән 5 яшькә балаларны чакыра
Самара шәһәренең «Яктылык» мәктәбе «Иртә үсеш үзәге»нә 4 яшьтән 5 яшькә кадәрге балаларны чакыра, дип хәбәр ителә «Самара татарлары» сайтында.
Төп курс программасында татар теле, мавыктыргыч математика; сөйләм үсеше (уку һәм язу); сынлы сәнгать дәресләре каралган.
Шимбә көннәрендә дәрес 11.40 -12.20 сәгатьтә уза. Беренче дәрес 16 сентябрьдә була.
Өстәмә белем бирү программасында милли көрәш серләренә төшенә алачаклар. Анда 4-6 яшьлек балалар шөгыльләнә ала. Дәрес шимбә көнне 9.50 — 10.55 сәгатьтә уза. Балалар фольклоры дәресләре шулай ук шимбә 9.50 — 10.55 сәгатьтә үткәрелә.
Балалар өстәмә белем бирү прогаммасы нигезендә татар халык биюләренә өйрәнеп, сәхнәдә чыгыш ясый алачаклар, диелгән хәбәрдә.