Рөстәм Миңнеханов Зәй районы башлыгын «Дуслык» ордены белән бүләкләде
Зәй районы башлыгы Рәзиф Кәримов «Дуслык» ордены белән бүләкләнде. Аны бүләкләү турындагы указны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов имзалады.
Татарстан Республикасы җитәкчесе сайтында чыккан документта Кәримовның «төбәкара хезмәттәшлекне ныгытудагы казанышлары һәм муниципалитетның социаль-икътисади үсешенә керткән зур өлеше өчен» бүләккә лаек булуы турында әйтелә.