Татарстан Дәүләт Советы депутатлары хәрби хәл вакытында сайлау үткәрү тәртибен эшләде
Хәрби хәл игълан ителгәндә сайлаулар һәм референдумнар үткәрү тәртибен терки торган закон проекты Татарстан Дәүләт Советына кертелде. Республика парламенты депутатлары керткән документ алдан карау процессында.
«Хәрби хәл кертелгәч, Татарстан Рәисе тавыш бирү көненә кадәр 130 көннән дә иртәрәк һәм 90 көннән дә соңга калмыйча Россия Үзәк сайлау комиссиясенә республика территориясендә сайлаулар, референдумнар үткәрү турында тәкъдим җибәрергә хокуклы», — диелә закон проектына аңлатма язуында.
Шуннан соң РФ Үзәк сайлау комиссиясе тиешле федераль башкарма хакимият органы белән консультацияләр үткәрергә тиеш. Аннары Үзәк сайлау комиссиясе сайлаулар һәм референдумнар билгеләү яки ТР Рәисе тәкъдимен кире кагу турында карар кабул итәчәк. Моннан тыш, ул сайлау процессы срокларын кыскартырга да мөмкин.
Закон проекты Татарстанда сайлаулар һәм референдумнар билгеләү турында карар кабул ителгән очракта Россия Президентына, ә баш тарткан очракта ТР Рәисенә кичекмәстән хәбәр итүне күздә тота.
Документта шулай ук тиешле сайлау округыннан читтә, ирегеннән мәхрүм ителеп, җәзаларны үтәү урыннарында булган сайлаучыларның тавыш бирүенә кагылышлы хәл тәгаенләнә. Аерым алганда, Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе махсус участок комиссияләрен төзи ала, шул исәптән шикләнелүчеләр һәм гаепләнүчеләрне сак астында тоту урыннарында булган хезмәткәрләр арасыннан да.
Закон проекты ТР Сайлау кодексын һәм референдум, җирле референдум, җирле үзидарә турындагы республика законнарын 184-ФЗ номерлы федераль законга туры китерүгә юнәлдерелгән.