Лениногорск мөхтәсибәте гошер сәдакасы җыя башлау турында игълан итте
Халык җәй буе үстергән уңышын акрынлап җыя башлады. Сакларга куйганчы, аннан әле гошер чыгарасы бар. Лениногорск мөхтәсибәте «Аллаһ биргән бүләктән өлеш чыгарырга» дип, гошер сәдакасы җыю турында хәбәр итте. Бу хакта «Заман сулышы» хәбәр итә.
Гошер сәдакасы ул - Аллаһы Тәгаләгә мул уңыш өчен рәхмәт йөзеннән бирелә торган сәдака. гошер сәдакасы турында Коръәннең «Бәкара» сүрәсенең 267 нче аятендә әйтелә.
Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) бер хәдисендә: «Җыеп алынган уңышның яңгыр һәм елга сулары белән үстерелгән өлешеннән – уннан бере, ә хезмәт куеп, су ташып үстергәненнән бер өлеше сәдака итеп бирелергә тиеш», – дигән.
Гошер сәдакасы буенча Лениногорск мөхтәсибәтенә Гомәр хәзрәткә шалтыратып белешергә була: 8960 - 071 - 72 - 85