Казанның Идел буе районында юл һәлакәтендә бер хатын-кыз үлгән
Кичә Казанда үлем белән тәмамланган юл-транспорт һәлакәте булды.
«Татар-информ»га Шәһәр дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә, авария кичә кичке уннар тирәсендә Сафиуллин урамында булган. 38 яшьлек «ВАЗ» шоферы 45 яшьлек хатын-кызны бәрдерә. Җәяүле ярамаган урында юл аша чыккан.
Алынган җәрәхәтләрдән хатын-кыз һәлакәт урынында вафат була.